Татарча спектакльлар

Подписаться на RSS

Популярные теги Все теги

БУА САТИРА ТЕАТРЫ.Наркокурьер/Классташ

Наркокурьер/Классташ БУА САТИРА ТЕАТРЫ КИНОЛАР


 Күптән түгел ике яңа татар фильмы дөнья күрде. Икесе бер дискта. Икесенең дә сценарийларын Зөлфәт Хәким язды, режиссер вазыйфасын Илсур Садыйков башкарды.

Беренче фильм "Классташ” дип атала. Аның төп үзенчәлеге шунда - анда бары тик ике актер уйный, популяр ди-джей Булат Бәйрәмов Данис дигән егет ролендә, җырчы Илдар Әхмәтов – Сабир исемле геройны уйный. Болар детдомда үскән ике дус. Сабир – ачык күңелле, беркатлы егет, Данис исә сатлыкҗан – ул дустын гел алдый, төрле кыен хәлләрдә калдыра. Булат Бәйрәмов сүзләренә караганда, башта ул бу кинода төшәргә теләмәгән: "Бик тискәре герой бит ул!”, - ди Булат. Илдар Әхмәтов исә бик теләп ризалашкан. «Сценарий бик үзенчәлекле, шәп,– чынбарлыкта мондый хәлләр булгалый, кешеләр башта бик дус була, соңыннан төрле сәбәпләр аркасында аларның мөнәсәбәтләре өзелә,» - ди җырчы.

 

Икенче "Наркокурьер” дигән фильмда төп рольләрдә Буа Сатира театры актерлары: Илдар Латыйпов, Раил Садриев, Әминә Шәрәфетдинова, Ринат Рәхмәтуллин. Фильмның төп темалары: кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кеше малына кызыгу, көнчелек. Зөлфәт Хәким сүзләренә караганда, ике фильмның сюжетын да ул тормыштан карап, күреп язган. "Сценарийлар озак язылды, аларны бер утырып язып булмый бит. Тормышта көн дә нәрсәдер күрәсең, төрле хәлләргә юлыгасың – шулай әкренләп сюжет туа. Мәсәлән, "Наркокурьер”да хатыны ирен гел талый – акча  аз эшләгән өчен дә, булдыксыз булганы өчен дә. Әкренләп ирдә ачу, канәгатьсезлек туа һәм ул алдый, урлый башлый. Реаль тормышта да бу еш очрый торган күренеш”, - ди танылган язучы.  Съемкалар Буа районының төрле җирләрендә узды, шуларның берсе тикшерү изоляторы. Раил Садриев сүзләренә караганда, анда төшүе бик авыр булган - бик кечкенә ике метрлы камера, начар атмосфера, ләкин бу - геройның характерың яхшырак ачарга ярдәм итә.


ТАТАРСКИЕ ФИЛЬМЫ


ТАТАРСКИЕ СЕРИАЛЫ


ТАТАРСКИЕ СПЕКТАКЛИ

 

http://shubino-video.ru/old/shubino-kinoteatr50.html