Татарча спектакльлар

Подписаться на RSS

Популярные теги Все теги

Татарский театр оперы и балета им.М.Джалиля -"ШУРАЛЕ"



Татарский театр оперы и балета им.М.Джалиля
XXYI Международный фестиваль классического балета имени Рудольфа Нуриева.
Исполнители:
Сююмбике - заслуженная артистка Удмурдской республики, лауреат МКАБ
Елена Евсеева (Мариинский театр)
Былтыр - лауреат МКАБ, лауреат приза "Душа танца" Михаил Тимаев
Шурале - лауреат международных конкурсов Олег Ивенко

 

https://shubino-video.ru/tatarskie-spektakli-smotret-onlayn.html

ТГАТ им.Г.Камала.Татарский спектакль "Карак"




Серия шедевров театра Галиасгара Камала. Грустная комедия «Вор». Незабвенная постановка Фарита Бикчентаева, по пьесе Зульфата Хакима. Запись одной из лучших постановок 1994 года.

В ролях

Вор — Ильдар Хайруллин (Народный артист РТ)
Халим — Расим Салах (Заслуженный артист РТ)
Альбина — Рузия Мотыгулла (Народный артист РТ)
Зульфия — Лилия Нагимова
Марат — Асхат Хисметов (Заслуженный артист РТ)
Альфия — Зульфира Зариф (Заслуженный артист РТ, лауреат премии Мусы Джалиля)
Назыф Хадиевич — Эзхэр Шакир (Заслуженный артист РТ, Народный артист России)
Киллер — Рамиль Ваджиев

Режиссер — Фарит Бикчентаев
Декорации — Сергей Скоморохов (Заслуженный деятель искусств, Лауреат премии имени Мусы Джалиля)
Звукорежиссер — Фуат Абубакеров (Заслуженный деятель искусств)

Спектакль Татарского Государственного Академического театра имени Галиасгара Камала.


Татарские спектакли

 

https://shubino-video.ru/old/shubino-kinoteatr34.html

ТГАТ им.Г.Камала."Зәңгәр шәл" (Голубая шаль,1993г)

Драматург Карим Тинчурин

 "Зәңгәр шәл" (Голубая шаль,1993г)

Мелодрама 2-х действиях.

Эта пьеса стала своего рода символом татарского театра. . Зрительский интерес к ней не ослабевает, пьеса давно обрела легендарный статус. Непреходящая популярность «Голубой шали», пьесы, написанной еще в 1926 году,  порождает загадки. Принципиальная незатейливость фабулы, ее фрагментарность, расподобление действенно-смысловыми ходами и музыкальными метафорами, тип связи «сцена-зал», предусматривающий активное участие зрителя в действии, арии-монологи главных героев, хоры – воздействуют на подсознание, порождают каскад ассоциаций.

В этой слабой, с литературной точки зрения, пьесе существует поэтический шифр, кодирующий вечно молодые и вечно прекрасные образы мужского и женского национального идеала, бунтарский, свободолюбивый дух народа, объединяющую татар всех российских областей любовь к родной земле. Для того чтобы понять феномен татарского театра – нужно увидеть «Голубуюшаль», ощутить ее не на уровне событийного ряда, но настроившись на ее мощную эмоциональную волну.

Әлегеспектакль  – ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп сабан-туй бәйрәменә әзерләнгән чакта,  авылга Булат кайта, сөйгән кызына  бүләккәзәңгәр шәлалып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә  мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә.

2000 елда Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл” мелодрамасы татар халкының бөек композиторы, профессиональ милли музыка сәнгатенең классигы, дирижер Салих Сәйдәшевның (1900-1954)  100 еллык юбилеена  багышлап кабат куелды. Спектакльбаштан ахырына кадәр җыр һәм биюләр белән үрелеп бара.
Режиссер -    Марсель Сәлимҗанов
Композитор -    Салих Сәйдәшев
Сәхнәгә куючы рәссам -    Рәшит Газиев
Костюмнар буенча рәссам -    Сергей Скоморохов
Дирижер -    Фуат Әбүбәкеров
Балетмейстер -    Сәлимә Әминова
Хормейстер -    Марат Яхъяев
Концертмейстер -    Әхмәт Кәримов

Катнашучылар
Мәйсәрә -    Илсөя Төх­фә­тул­ли­на
Булат -    Рамил Төх­фә­тул­лин
Җиһанша -    Наил Дунай
Заһирә -    Ләйсән Рәхимова
Алсу Каюмова
Саҗидә -    Ми­ләү­шә Шәй­хет­дин
Нурый -    Фәнис Са­фин
Әптери -    Илдус Габдрахманов
Ишан -    Әзһәр Ша­ки­ров
Фәнис Җиһанша
Хәдичә -    Нәҗибә Ихсанова
Фирая Әкбәрова
Мәрфуга -    Да­ния Нур­лы
Зөлфирә Зарипова
Сабира -    Наилә Гәрәева
Ру­зия Мо­тый­гул­ла
Фазилә -    Лю­ция Хә­мит
Галәви -    Илдус Әхмәтҗанов
Малай -    Гүзәл Шакирова
Гөлчәчәк Гайфетдинова
Шәйхи бабай -    Әс­хәт Хис­мәт
Пәтрәй -    Хәлим Җәләлов
Олег Фа­зыл­җа­нов
Миңлегали -    Ри­нат Та­җи
Илдар Хәйруллин
Тимуш -    Ай­дар Ха­физ
Мансур Ибраһим
Хәйри -    Рамил Вәҗиев
Мишка -

Николай Юкачев


Голубая шаль:

https://shubino-video.ru/old/shubino-kinoteatr73.html


Татарские спектакли:

 

https://shubino-video.ru/tatarskie-spektakli-smotret-onlayn.html

ТГАТ им.Г.Камала.«Әлдермештән Әлмәндәр» ("Старик из деревни Альдермеш")



Небесные силы посылают смерть к старику Альмандару, которому стукнуло 91 год, якобы ему пора умереть. Смерть приходит к старику, мол, давай, ставь вот сюда подпись, и я тебя унесу. Старик оказывается очень жизнелюбивым, жизнеспособным, веселым, любящим женщин человеком, и всячески пытается отсрочить свой уход из жизни. То могилу говорит, надо подготовить, то жениться хочу, мол, то медовухой спаивает смерть. В итоге смерть сам зауважал Альмандара, и стал сам выискивать пути, чтобы оставить его жить (а эту смерть обязывает забрать старика начальство свыше). В итоге, смерть дарит старику еще одну ночь, чтобы забрать его на рассвете. И за эту ночь старик собирает всех своих близких на своеобразные посиделки-попрощалки.

Год выпуска: 1961
Жанр: Комедия

Автор – Туфан Миннуллин

Режиссер: М.Салимжанов
В ролях: Альмандар – Ш.Биктемиров
Искандер – И.Багманов
Уммия – Н.Ихсанова
Хэмдебану – Р.Зиганшина
Гульфира – Р.Мотыгуллина
Юзумбикэ – Р.Мотыгуллина
Ильсур – А.Ишмуратова
Мансур – Г.Шарафеев
Смерть – Р.Шарафеев
Азраиль – А.Хафизов
Ангел – Н.Ибрагимова


Старик из деревни Альдермеш:

https://shubino-video.ru/old/shubino-kinoteatr123.html


Источник:Татарские фильмы-онлайн.http://shubino-video.ru/

 

 Татарские спектакли:

http://shubino-video.ru/tatarskie-spektakli-smotret-onlayn.html

ТГАТ им.Г.Камала.Первое представление / Беренче театр (1961)

 

Русское название: Первое представление
Оригинальное название: Беренче театр спектакле
Год выпуска: 1961
Жанр: Комедия

Описание фильма:
В городе дается первое театральное представление. В одной семье как оказалось, живут и противники и сторонники театра...

Режиссер: Р.Сакаев
Актеры: Н.Гайнуллин, Ш.Асфандиярова, И.Багманов, В.Минкина, Р.Шарафиев, Ф.Ахтямова, Н.Дунаев

Продолжительность: 00:45:23
Перевод: Отсутствует
Язык: татарский

Видеокодек: DivX 4/5/6
Битрейт видео: ~1291 kb/s
Размер кадра: 720 х 544
Качество видео: TVRip
Аудиокодек: MP2
Битрейт аудио: 166 kb/s

Первое представление:

https://shubino-video.ru/old/shubino-kinoteatr146.html


 Татарские спектакли


ТГАТ им.Г.Камала."Эзләдем, бәгърем, сине!"

"Эзләдем, бәгърем, сине!" татарча спектакль


Туфан Миннуллин «Эзләдем, бәгърем, сине!» ("Ненаглядная моя”) мелодрама.

Страна: Россия, Татарстан
Жанр: Мелодрама
Продолжительность: 01:49:23
Перевод: Оригинальный
Язык: Татарский

Описание: Их телефонный роман завязывается случайно. Но развивается стремительно, потому что они ждали, искали друг друга давно. Похож на настоящий, потому что мечта не знает преград. Да, судьба ограничила их в простых людских радостях, но не лишила высшего человеческого счастья – любить и быть любимым. Они в своем одиночестве сумели сохранить это неодолимое стремление к счастью. Счастью на двоих. И судьба благоволила им – им достойным.

Актеры: Нурсиля – Фина Валеева, Рахимзян – Альберт Шарафутдинов

Режиссер – Г.Акбердина
Художник - Д.Хильченко
Композитор - Р.Сагитов
Музыкальное оформление - Г.Акбердина
Хореограф - Н.Соколова

«Эзләдем, бәгърем, сине!» ("Ненаглядная моя”) смотреть:

 https://shubino-video.ru/old/shubino-kinoteatr205.html


ТАТАРСКИЕ СПЕКТАКЛИ


ЯР ЧАЛЛЫ ТЕАТРЫ." Гашыйклар тавы "

 

 


Набережночелнинский государственный татарский драматический театр

Режиссер: Ильдар Юзеев.

мелодрама «Гора влюбленных» (тат. Гашыйклар тавы) (Ильдар Юзеев), постановка Фаиля Ибрагимова

Илдар Гафур улы Юзеев — күренекле татар шагыйре.

Ул 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Ямадыдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1950-1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 1954—1966 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналының җаваплы секретаре, аннары бер ел «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1971 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977 елның мартыннан И.Юзеев Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү буенча идарә рәисенең урынбасары вазифаларын башкара.

И.Юзеев әдәби иҗат белән бик иртә шөгыльләнә башлый. 1943 елда аның «Дошман җиңелә» исемле шигыре район газетасында басылып чыга. Ул шулай ук пьесалар язуда да көчен сынап карый, хәтта шулардан берсе — «Алсу гөлләр» дигәне — мәктәп сәхнәсендә дә уйнала. Ә унынчы сыйныфта укыганда яшь авторның шигырьләре инде Уфада «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналы, «Кызыл таң» газетасы кебек республика матбугатында күренә башлый.

Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә яза башлаган И.Юзеев үзенчәлекле шагыйрь буларак узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында формалаша. Аның шигъри таланты аеруча поэма жанрында ачыла. 1955 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылган «Таныш моңнар» поэмасы белән ул киң катлау укучылар арасында таныла. Беренче поэмаларында ук иҗатының төп билгеләре — хис һәм фикер гармониясе, табигыйлек, лирик моң, ихласлык сыйфатлары ачык төсмерләнә. Шагыйрьнең шуннан соңгы шигырь һәм поэмалары, романтик-лирик хасиятләрен, моң һәм хис муллыгын саклаган хәлдә, гражданлык мотивлары, үзгәрүле заман таләпләренә һәм ихтыяҗына бәйле олы идеяләр, социаль эчтәлек белән сугарыла бара. «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1954-1965), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга...» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәсме кыллар?» (1977), «Таш кала фаҗигасе» (1988), «Өзелгән тәсбих» (1989) кебек лирик, драматик поэмаларында һәм башка бик күп шигырь, балладаларында әдип, заман темаларына һәм тарихи үткәнгә мөрәҗәгать итеп, кеше рухының бөеклегенә, хөрлегенә дан жырлый, һәртөрле явызлыкка, изүгә, шәфкатьсезлеккә, коллыкка, ялганга каршы нәфрәт хисләрен ачык гәүдәләндерә.

«Миләүшә» исемле китабына (1968) тупланган поэмалары һәм балладалары өчен И.Юзеев, шагыйрьләрдән беренче буларак, 1968 елда Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә, ә «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәсме кыллар?» исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1958 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

И.Юзеев шигъриятендәге төп сыйфатлар — тирән моң, лиризм, фикер-хис ачыклыгы, форма төгәллеге — композиторларны да илһамландырып тора. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла. Халык арасында киң таралган «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Төнбоек» (Л.Айтуганов музыкасы), «Шофер», «Резидәкәй» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Чит илләргә чыксаң» (С.Садыйкова музыкасы), «Яшьлек дустыма», «Фәүзия җыры», «Таң кызы җыры», «Серле чәчәк» (М.Яруллин музыкасы), «Кыр казлары артыннан», «Туган ягым каеннары», «Гашыйклар тавы» (М.Имашев музыкасы), «Хуш инде» (Ф.Мортазин музыкасы), «Мәтрүшкәләр» (А.Гыйләҗев музыкасы), «Сине уйлап янам» (С.Ибраһимов музыкасы) һ.б. бик күп җырлар шагыйрь иҗатының үзенчәлекле бер тармагын тәшкил итә.

И.Юзеев — танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Әдипнең пьесалары оригиналь сюжетка корылуы, шигърилеге, романтик пафосы, оптимистик рухы белән җәлеп итә. Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты, гуманистик омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, анарны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.

Драматургның иң күп куелган пьесасы — «Сандугачлар килгән безгә» дигән моңсу комедиясе. Ул - 1974 елдан бүгенге көнгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Казан дәүләт Яшьләр театры репертуарында, шулай ук Башкорт дәүләт академия театры, Мари музыкаль драма театры, Тува рус драма театры, Каракалпак Яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә куела, Ленинград, Казан, Уфа, Кемерово телевидениеләре аша күрсәтелә. СССР халыклары театр сәнгате һәм милли драматургиясенең Ленинградта уздырылган Бөтенроссия фестивалендә (1978) әлеге пьеса буенча куелган спектакль өчен Тува рус драма театры коллективы һәм пьеса авторы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм фестиваль лауреаты дигән исемгә лаек була.

Шагыйрь-драматургның «Янар чәчәк», «Бөркетләр кыяга оялый» («Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»), «Кыр казлары артыннан», «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?», «Бәхетемнән узып барышлый», «Безнең әти мировой», «Онытылмас бәет», «Мәкәрҗәгә барган идек», «Сөйгәнемнең туган көне», «Гашыйклар тавы», туксанынчы елларда иҗат ителгән «Ак калфакны төшердем кулдан», «Хуш, Хәйбуш!», «Моңлы бала түгел идем...», «Эзләдем, таптым, югалттым» кебек драма һәм комедияләре дә профессиональ театрлар репертуарында ныклы урын алалар.

Заман һәм кеше мөнәсәбәтләренең калкурак чагылышына ирешү, чынбарлыкны гомумиләштеребрәк, аның фәлсәфи асылын бер фокуска туплабрак бирү өчен, шагыйрь еш кына шартлы алымнарга мөрәҗәгать итә, тәэсир көченә ия булган символик образларны кертә. Эчтәлек һәм форма өлкәсендәге эзләнүләр «Мәхәббәт китабы» исемле поэмалар циклында (1978), «Таймас» (1961), «Соңгы төн» (1972), «Очты дөнья читлегеннән» (1980), «Мәңгелек белән очрашу» (1982) исемле шигъри трагедияләрендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Ерактагы кәккүк авазы» спектакленең (Рәшит Кәлимуллин операсы) либреттосында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

И.Юзеев иҗат эшчәнлегенең башыннан ук татар балалар әдәбияты белән даими багланышта һәм хезмәттәшлектә яши. «Ялкын» журналының унике ел дәвамында әдәби хезмәткәре һом редколлегия әгъзасы буларак, шулай ук Язучылар берлегенең яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире сыйфатында ул татар балалар әдәбиятын үстерүгә, яшь әдәби алмаш тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның балаларга адресланган үз әсәрләре дә байтак. Алар шагыйрьнең аерым җыентыкларында («Пони малае нәни Җирәнкәй», 1967; «Аю сатам, кем ала?», 1999; «Бәби Ай», 2003 һ.б.) һәм 2002 елда нәшер ителгән биш томлык «Сайланма әсәрләр»енең икенче томында урын ала.

И.Юзеевның туксанынчы еллардагы иҗаты, заманның кискен үзгәрешләренә һәм үзенең тормыш тәҗрибәсенә бәйле рәвештә, хис-фикер, тел-стиль образлылыгы, кичерешләре ягыннан тагы да тирәнәя төшә, кеше шәхесе, яшәеш, халык-милләт турындагы шигьри-фәлсәфи уйланулары яңа поэтик сыйфатлар, төсмерләр белән баеп-ялтырап китә («Уйлый күңелем төрлесен» шигырьләр җыентыгы, «Татар моңы» поэмасы, «Таш диварлар авазы» поэмасының яңа редакциясе һ.б.).

Гомумән, 1956-2003 еллар арасында И.Юзеевның тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыклап китабы дөнья күрә. И.Юзеев 1963-1994 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, 1979-1984 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә, шулай ук төрле елларда Азия-Африка илләре язучылары белән багланыш буенча Совет комитетында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларының редколлегияләрендә әгъза булып тора, РСФСР язучыларының IV (1975), V (1979), СССР язучыларының VI (1981), VIII (1986) съездларында делегат булып катнаша. Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясен, остаханәсен җитәкли.

Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И.Юзеевка 1979 елда Татарстанның, 1983 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1986 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән И.Юзеев «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә лаек була.

Шагыйрь 2004 елның 21 декабрендә Казанда вафат була һәм Яңа бистә зиратында җирләнә.

 

https://shubino-video.ru/old/shubino-kinoteatr218.html

"РЭВЕШЛЭР"

 

«Рәвешләр». Юмористическая программа в стиле «6-кадров» на татарском языке.

В ролях:

Эбри Хэбриев, Лилия Галиева (Хажия), Айдар Галиэскэров, «Тегелэр» торкеме (Валентина Долгова и Илхамия Нажметдинова), Раушан Ситдыйков. Автор проекта: Фэрит Галиев.

 

https://shubino-video.ru/old/shubino-kinoteatr382.html

Мунча ташы "Эт чаба дип бет чаба"

Мунча ташы "Эт чаба дип бет чаба"
Описание:

Новая юмористическую программа "Эт чаба дип бет чаба” в исполнении артистов популярного татарского театра эстрады Мунча таши
Артисты порадуют своих зрителей новыми миниатюрами «Мартка? киткач», «Очрашу», «Энем бабай», «Бабай больницада», «Сканворд»,
«Куршеляр», новыми шутками от Рустама Рахманкула, Ландыш Галиевой, Гамиля Асхадуллина, а также зажигательными цыганскими
танцами, песнями в исполнении Гарая и Рамиля Асхадуллина. Завершатся выступления гимном «Мунча ташы».
Мунча ташы "Эт чаба дип бет чаба":

https://shubino-video.ru/old/shubino-kinoteatr19.html

Год выпуска: 2008
Страна: Россия
Размер: 1,14 ГБ
Жанр: Юмор
Продолжительность: 02:39:00
Качество: DVDRip
Формат: AVI
Видео кодек: XviD
Аудио кодек: MP3
Видео: 640х480,25,000 кадр/сек.,907 kbps ,0.12 b/px;




МУНЧА ТАШИ ВСЕ СЕЗОНЫ


https://shubino-video.ru/muncha-tashi-vse-sezonyi-polnaya-versiya-smotret-onlayn.html


Мунча ташы "Эт оясы"

Мунча ташы "Эт оясы"


Очередная зажигательная постановка от татарского театра эстрады и юмора 'Мунча Ташы'. На сей раз события развиваются в маленькой коммунальной квартирке, в которой проживают несколько забавных семеек.

Год выхода: 2005
Жанр: Юмор
Размер: 1.37 GB
Продолжительность: 01:34:48
Качество: DVDRip
Видео: 512 x 384, 25,000 Гц, 907 kbps
Звук: 48000 Гц, Stereo, 192 Кбит/сек

МУНЧА ТАШИ ВСЕ СЕЗОНЫ


 

http://shubino-video.ru/old/shubino-kinoteatr27.html

Конструктор сайтов
Nethouse