Татарча спектакльлар

БУА САТИРА ТЕАТРЫ."Тегеннән" Кунак


"ТЕГЕННӘН КУНАК” ФИЛЬМЫ – ФӘЛСӘФИ КОМЕДИЯ

Буа сатира театрының директоры, артист Раил Садриев төшергән "Тегеннән кунак” фильмын хәзер DVD дисклардан карап була.

Фильм 2007 елда "Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивалендә татар киносы программасы кысаларында катнашкан иде. Фильмның эчтәлеге гаять кызыклы, анда гайре табигый хәлләр сурәтләнә. Шул ук вакытта яшәү-үлем, теге дөнья хәлләренә багышланган фильм кешелекне борчыган сорауларны күтәрә. Бу фильмы белән ни әйтергә теләгәне турында режиссер үзе сөйләп узды. Раил әфәнде әйтүенчә, теге дөньяда нәрсә икәнен беркем дә белми.


Тегеннән Кунак(Гость с того света) татарский фильм смотреть:

 

https://shubino-video.ru/old/shubino-kinoteatr28.html
 

– Без, кешеләр җәннәт һәм тәмугъ бармы соң ул кебек сорауларга җавап табарга телибез. Кеше бит ул нәрсәне күрә, тотып карый, шуны гына кабул итә. Ә фильмда кешенең динилеге, Аллаһка ышануы аның эчке дөньясыннан, күңеленнән килә, дип әйтелә”, – дип сөйләде артист.

 

"Күңелең яхшы булса – син җәннәттә, күңелең яманлыкта икән син тәмугъка барып керәчәксең. Иң мөһиме кеше рәнҗетмичә, җәнлекләрне, хайваннарны рәнҗетмичә яшәгез”, – дип кисәтә фильмның төп герое Җәмил.

 

– Комедия тамашачыга фикерне җиткерү өчен иң җиңел, үтемле алым. Көлке аша җитди мәсьәләләр турында сүз бара биредә. Фильмда моннан егерме ел элек, эчкече, партком булып эшләгән кешеләрнең бүген мулла булып вәгазь сөйләп йөрүләрен фаш итәбез”, – дип сөйләде Раил Садриев. Артистның дингә шәхсән үз фикере дә гадәти генә түгел. "Дин – ул формула, динилек – ул халәт. Менә мин бик дини кеше, ләкин бер диндә дә түгел”, – ди ул.